-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 сентябрь 2021, 16:05

Чәчләргә зыян килсә...

Киңәшләргә колак салсагыз, чәчләрегез ялтырап, матурланып китәр.

Чәчләргә зыян килсә...
Чәчләргә зыян килсә...

Чәчләрен матур йөртергә яратучы кызлар көн дә диярлек плойка яисә чәч бөдрәләткеч куллана. Әлбәттә, мондый ысул чәчләр өчен эзсез үтми, аларга зыян килә.

Бу очракта чәчләрне кире үз хәленә кайтару өчен маска ясарга кирәк.

Бу файдалы маска өчен 1 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы майлы кефир, 1 аш кашыгы бал, 1 йомырка кирәк булачак. Барлык ингредиентларны бергә кушып бутагыз һәм чәчегезгә сөртегез. Башыгызга целлофан капчык киеп, бер сәгать чамасы тотыгыз.

Әлеге масканы атнасына ике тапкыр ясасагыз, тагын да яхшырак булачак.

 

Шулай эшләп карагыз, чәчләрегез ялтырап, матурланып китәр.

 

Фото: avon-061.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: