+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
30 сентябрь 2021, 11:40

Октябрь аена йолдызнамә

Киләсе айда йолдызлар сезгә нәрсәләр вәгъдә итә икән? Барысын да безнең сайтта укырга була.

Октябрь аена йолдызнамә
Октябрь аена йолдызнамә

Кучкар.  Бу айда барысының да игътибар үзәгендә булырсың. Күп йөгерергә, эзләнергә туры килер.

 

Үгезбозау.  Дускай, сиңа бер киңәш: таныш булмаган кешеләр янында ачылып китмә, телеңне тый. Алар арасында дошманнар булуы бик ихтимал.

 

Игезәкләр. Үзеңнән кимчелекләр эзли торган гадәтеңне ташла, дустым. Югыйсә, синнән иң якын дусларың да качып бетәр. Исеңдә тот: һәркем үзен яратырга тиеш.

 

Кысла. Һәр адымың, кылган гамәлләрең өчен үзеңне битәрләүдән тукта. Үзенә ышанган кеше генә бик зур уңышларга ирешә ала.

 

Арыслан. Укуга синнән дә күбрәк көч салган кеше булмас. Дөрес эшлисең, дускай, бүген ныклап тырышсаң, иртәгә нәтиҗәсен күрерсең.

 

Кыз. Көз айларында сәламәтлеккә игътибар итәргә кирәк. Яшелчәләр ашарга тырыш, яшь организм өчен бик файдалы булачак.

 

Бизмән. Буш вакытыңда әти-әниеңә ярдәм кулы сузарга онытма. Бу айда сиңа күбрәк яхшылык эшләргә киңәш ителә.

 

Чаян. Синең өчен бу айда яңалык  бар: күптән күңелеңне яуларга йөргән кеше беренче адымын ясар — тиздән сиңа смс язар. Җавап хаты язаргамы-юкмы, дисеңме? Күңелең кушканча эшлә, дустым.

 

Укчы. Кемнәргәдер ярдәм кулы сузарга да туры киләчәк. Шуны онытма: синең ярдәмең үзеңә мең рәхмәт булып кайтачак.

 

Кәҗәмөгез. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен ташып торган энергияңне файдалы шөгыльгә юнәлт.

 

Сукояр. Ай ахырында сине кызыклы сәяхәт көтә. Тик мәктәптә укулар дәвам итүен онытып куйма.

 

Балык. Өйдә ялгызың бикләнеп утырырга тырышма, дустың урамга чакыра икән, чык! Компьютер артыннан торып, саф һавага чыгу синең сәламәтлегеңне саклап калачак.

 

Фото: pxhere.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: