+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 октябрь 2021, 13:35

Әфарин, Рөстәм!

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев ике кулында Манаслу тавын яулады.

Әфарин, Рөстәм!
Әфарин, Рөстәм!

Кыю, тәвәккәл якташыбыз Рөстәм Нәбиев, бүген иртән Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавының иң биек ноктасына күтәрелгән.

Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган Рөстәм узган ел кулларында Эльбруска күтәрелде. Хәзер Рөстәм Непаладагы сигез меңлек Манаслуга кулларында күтәрелгән беренче кеше булды.

"Сигез меңлек-ул үлем зонасы, барысы да монда күтәрелә алмый, монда кеше мөмкинлекләре чигендә, һәм минем очракта бу икегә тапкырлана, — дип язган Рөстәм социаль челтәрләрдә. - Минем тауга күтәрелүем миллионлаган кешеләр өчен беркайчан да төшенкелеккә бирелмәү символы булсын, бары тик нәрсәдер эшләп кенә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мин моны үзем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә эшләдем”.

Манаслу – зурлыгы буенча дөньяда сигезенче тау. Анда күтәрелгәндә үлүчеләр саны – 17 процент. 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: