+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 октябрь 2021, 13:45

Җанисәптә ничә яшьтән катнашырга була?

Бөтенрусия халык исәбен алу агымдагы елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Җанисәптә ничә яшьтән катнашырга була?
Җанисәптә ничә яшьтән катнашырга була?

Бөтенрусия халык исәбен алу турындагы Федераль законга ярашлы, җанисәпнең төп максаты – нәкъ менә шушы вакытка Русия халкы, ил төбәкләрендә демографик, социаль, икътисади хәл турында Хөкүмәткә статистик мәгълүмат җыярга ярдәм итү.

Беренчедән, җанисәп халыкның төгәл санын, аның составы, яшәү шартлары турында белергә мөмкинлек бирә. Икенчедән, ул үзгәрешләр динамикасын күрсәтәчәк. Аның нәтиҗәләре халык санына һәм аның яшь составына төгәллек кертергә ярдәм итә, демографик күзаллауны бирә. Өченчедән, җанисәпкә таянып, алдагы ун елга социаль һәм икътисади программалар төзелә, эшләр планлаштырыла.

Җанисәп нәтиҗәләре буенча һәр төбәк, өлкә, шәһәр, авыл үз халкының составы һәм саны турында төгәл мәгълүмат алачак. Әлеге мәгълүматлар нигезендә ун ел дәвамында карарлар кабул ителәчәк, шул исәптән, конкрет проблемалар буенча да. Әйтик, кайдадыр мәктәп төзергә кирәк. Үсеп килүче буынны исәпкә алып, күпме укытучылар кирәк булачагын алдан билгеләп була.

Ниһаять, халык исәбен алу – ул ил елъязмасы, аның тарихы. Аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, бездән соң яшәячәк буыннарга да кирәк!

Бөтенрусия халык исәбен алу өчен махсус бланклар булдырылган. Бу бланклар эксклюзив билгеләре булган махсус кәгазьдә эшләнгән. Халык исәбен алу сораулары алдан төзелеп әлеге бланк­ларда урын алган. Нигездә, алар кешенең яшенә, никахта торуына, гаиләдәге балалар санына кагыла, шулай ук белем, милләт, нинди телләрдә сөйләшү турында мәгълүмат бирелә, торак шартлары, аның төзеклеге һәм уңайлыклары күрсәтелә. Барлыгы 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Җанисәптә, яшенә карамастан, илнең барлык халкы да катнашырга тиеш. 14 яшьтән башлап кеше исәп алучының сорауларына үзе җавап бирә ала, кече яшьтәге балалар өчен мәгълүматны ата-аналар бирәчәк.

 

Фото: gazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: