+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 октябрь 2021, 08:30

Рөстәм Нәбиев: “Кире борылу теләге бер генә тапкыр да булмады...”

Ике кулында Манаслу тавын яулаган якташыбыз Уфага кайтты.

Рөстәм Нәбиев: “Кире борылу теләге бер генә тапкыр да булмады...”
Рөстәм Нәбиев: “Кире борылу теләге бер генә тапкыр да булмады...”

Танылган блогер Рөстәм Нәбиевның ике кулында Манаслу тавын яулавы турында хәбәр иткән идек инде. Курку белмәс, максатчан, көчле ихтыярлы якташыбыз төнлә Уфага кайтып төште. Аны башкала аэропортында чәчәкләр белән гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, спорт министры урынбасары Павел Мөслимов, дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм, әлбәттә, гаиләсе, туганнары каршы алды.

Дөньяда иң куркыныч тауларның берсенә кулларда менүен Рөстәм үзенең бакыйлыкка күчкән әнисенә багышлаган.

“Минем алда торган тауларның масштабы бик зур иде. Бурыч куелды һәм мин аны үтәдем. Бер генә тапкыр да кире борылу теләге тумады. Авыр булачагын белә идем...- ди Рөстәм.

Аның сүзләренә караганда, иң куркынычы — өйгә, гаиләгә кире әйләнеп кайта алмау.

“Бу – үлем зонасы һәм әйләнеп кайта алмау турында уйлар булды. Әмма мин бу куркуны бик тирәнгә яшереп, начар хәлләр турында уйламаска тырыштым", - дип ассызыклады якташыбыз.

Рөстәм 39 көн өеннән, гаиләсеннән читтә булды. Якын киләчәктә ул гаиләсе белән Килиманджарога җыена. Кулларында “сигезмеңлекне” яулап, Гиннес рекорды куйган якташыбызга әфарин! Син барыбызга да үрнәк, Рөстәм!

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: