+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 октябрь 2021, 10:45

Концерт та, ярминкә дә булачак

Бүген башкалабыз Уфада Республика көне уңаеннан төрле бәйрәм чаралары үтә.

Концерт та, ярминкә дә булачак
Концерт та, ярминкә дә булачак

Көндез шәһәр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 11 сәгатьтә "Беренче Май" мәдәният һәм ял паркында “Яратам сине, туган ягым” дигән бәйрәм концерты була. Шул ук вакытта “Кашкадан” паркында Республика көненә багышланган “Минем туган Башкортстаным” дигән концерт башлана.

13 сәгатьтә И. Якутов исемендәге паркта “Чәчәк ат, Башкортстаным!” дигән бәйрәм программасы башлана.

"Яраткан Башкортстаным" бәйрәм программасын онлайн-режимда “Әфлисун” үсмерләр клубы берлешмәсе әгъзалары оештыра.

20-21 октябрьдә Ленин районында йөзү буенча Республика көненә багышланган чемпионат узачак.

Быел Уфада, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, Ленин мәйданында традицион салют булмаячак.

Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш барлык санитар-эпидемиологик чикләүләрне исәпкә алып үткәрелә.

 

Фото:dddkursk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: