-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 октябрь , 11:35

Ноябрьдә озайлы яллар көтә

Ничә көн ял итәчәбез?

Ноябрьдә озайлы яллар көтә

Ноябрьдә русиялеләрне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дүрт ял көне көтә.

Эш көннәре өстәмә ял көне исәбенә озайтыла. 4 ноябрь быел пәнҗешәмбегә туры килә. Җомга көн дә эшләми торган көн булачак. Аннары шимбә һәм якшәмбе яллары килә.

Моннан тыш, 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 

Ноябрь башына планлаштырылган отпуск көннәре дә арта. Закон буенча, эш бирүче хезмәткәргә тагын бер көн ял көнен бирүдән баш тартырга хокуклы түгел.

 

Фото:gazeta-unp.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина