-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 ноябрь , 14:00

Бәрәңгене кыздырып ашарга яратасызмы?

Табиб-эндокринолог аның зыяны турында сөйләде.

Бәрәңгене кыздырып ашарга яратасызмы?

Югары квалификацияле табиб-эндокринолог Елена Губкина бәрәңге әзерләү һәм куллану ысуллары турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, бәрәңгене кабыгы белән ашарга ярамый, чөнки анда туфрак һәм һавадан зарарлы матдәләр туплана.

"Шулай ук әзерләгәндә ризыкны югары температурада пешермәскә кирәк", — дип билгели белгеч. Кыздырган бәрәңге үзенә май һәм токсиннар сеңдерә, ди ул. Кыздырган бәрәңгенең бигрәк тә балалар өчен зыяны күп.

Табиб фикеренчә, чистартылган бәрәңгене пешерергә яки аны парда әзерләргә кирәк, чөнки бу очракта яшелчә максималь күләмдә файдалы матдәләр — калий, натрий, В6 витаминнарын саклап калачак.

Табиб шулай ук сәламәтлеккә зыян китермәс өчен атнасына ике тапкыр  200-300 грамм бәрәңге ашарга ярый, дип билгели.

 Шикәр диабеты, гастрит һәм симерү белән авырган кешеләргә  бәрәңгене аеруча сак кулланырга кирәк.

 

 

Фото: grib-info.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова