"Союзмультфильм" беренче трейлерны бастырган да инде, ул “YouTub”та урнаштырылган. Мультфильмда төп геройлар — Бүре һәм Куяннан тыш, яңа персонажлар — кыр кәҗәсе Уля, керпе Шу һәм бурсык Тим темалары барлыкка килә. Яңа сезон “Каникуллар” дип атала, трейлер кадрларында персонажлар пляжда һәм аттракционнар паркында күрсәтелә.
Төшерүчеләр Бүре образын үзгәрткән — ул хәзер кызыл Гавай күлмәгендә, төрле төстәге оекбашларда, ак кедаларда, һәм кырыйлары теткәләнгән тар джинсыда.
“Союзмультфильм " мультфильмның яңа серияләре агымдагы елның декабренең беренче яртысында чыгачак, дип хәбәр итте. Бүрене — Гарик Харламов, ә Куянны шоумен Дмитрий Хрусталев тавышландырачак. Сериал өчен музыканы Иван Дорн язачак. Студиядә 52 серия чыгарырга планлаштыралар.
Фото: mgazeta.com