Төрле илләрдә мәктәптә укыту, билгеләр кую буенча шактый аерма бар. Ә менә Япониядә мәктәп киеменә дә таләпләр башкача.
Русиядә укучының тышкы кыяфәтенә һәм мәктәп формасына карата бәхәсләр тынып тормый. Кемнәрдер яңалыкларны кабул итә, икенчеләр кагыйдәләрнең артык каты булуына зарлана.
Тик Япония мәктәпләрендәге кагыйдәләрне белгән кеше һич тә алай уйламый. Андагы кайбер мәктәпләрдә, көннәр салкынайткач та, кызларга колготка белән килергә рөхсәт ителми.
Нигә, дисезме? Япониядә аякларның җылыда торуы игътибарны укуга юнәлдерүгә комачаулый, диләр.
Фото: city-sochi.ru