-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 декабрь 2021, 17:40

Яшь кондитерлар осталык күрсәтә

Туймазы агросәнәгать колледжында яңа остаханәләр ачылды.  

Яшь кондитерлар осталык күрсәтә
Яшь кондитерлар осталык күрсәтә

Туймазы агросәнәгать колледжында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII төбәк чемпионаты кысаларында «Пешекче эше» һәм «Кирпеч салу» компетенцияләре буенча «WorldSkills» стандартлары нигезендә остаханәләр ачылды.

- Туймазы колледжы өчен, барлык һөнәри белем бирү оешмалары кебек үк, практик юнәлешле укытуны үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Югары нәтиҗәле белгечләр әзерләү өчен халыкара стандартларга җавап бирә торган остаханәләр саны арту республикада һөнәри белем бирүне үстерүдә төп нигез булып тора, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Остаханәләр студентларны берничә һөнәргә өйрәтү өчен билгеләнгән: гомумтөзелеш эшләре остасы, пешекче, кондитер.

«Кирпеч салу» компетенциясе буенча остаханәдә уку дәресләре, демонстрацион имтиханнар, өстәмә һөнәри белем һәм һөнәри юнәлеш эше курслары үткәреләчәк.

 

Фото:wsr.chemk.org

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: