+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 декабрь 2021, 11:45

Педагогларның хезмәт хакы арта

Министрлар кабинеты укытучыларга эш хакын арттыруга 3 миллиард сумга якын акча бүлде.

Педагогларның хезмәт хакы арта
Педагогларның хезмәт хакы арта

Хөкүмәт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга 2,9 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу хакта Министрлар кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен резерв фондыннан 12,2 миллиард сум бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Сүз укытучылар, табиблар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр турында бара.

“Бүлеп бирелгән акчаларның 2,9 миллиард сумнан артыгы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга һәм 5,2 миллиард сумнан артыгы – фәнни хезмәткәрләргә юнәлдереләчәк. Медицина учреждениеләре — 2,6 миллиард сумнан артык, мәдәният учреждениеләре 1,3 миллиард сумнан артык акча алачак”, — диелә хәбәрдә.

8 декабрьдә узган Хөкүмәт утырышында Михаил Мишустин хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан әлеге карарның үтәлешен шәхси контрольгә алуны һәм Финанс министрлыгы белән берлектә һәр төбәктә акча барлык тиешле кешеләргә барып җитүен катгый күзәтүне сорады.

Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бүлеп бирелгән финанслау, Русия төбәкләрендә уртача хезмәт хакы күләме һәм үсеш темпы буенча, Президентның май указын үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Фото: mv-schapov.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: