+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 декабрь 2021, 10:05

Республикада 480 грамм авырлыктагы сабый туган

Табиблар нәни кызчыкның гомерен саклап кала алганмы?

Республикада 480 грамм авырлыктагы сабый туган
Республикада 480 грамм авырлыктагы сабый туган

Ул вакытыннан алда нибары 480 грамм авырлык белән туган. Сабый Республика перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Кызчык бик аз гәүдә авырлыгы белән туып, тернәкләнеп китә алган сабый булып санала.

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ел башыннан бирле Башкортстанда 2 172  бала җитлекми туган. 163 сабый түбән гәүдә авырлыгы белән туган – 1 000 граммга кадәр.

249 бала 1000дән 1 500 граммга кадәр авырлыкта туган. Бу да гомергә куркыныч тудыручы үзенчәлек буларак бәяләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республиканың Территориаль мотлак медицина страховкасы фонды мәгълүматлары буенча, аз авырлыктагы бер баланы тәрбияләүгә якынча 850 мең сумга кадәр акча китә.

 

Фото:unicef.org

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: