-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 декабрь 2021, 10:25

Балалар Яңа елга нинди бүләк көтә?

Мәктәп укучылары арасында сораштыру үткәргәннәр. Тикшеренү нәтиҗәләренә карап, заман башка, заң башка диясе генә кала...

Балалар Яңа елга нинди бүләк көтә?
Балалар Яңа елга нинди бүләк көтә?

Русия укучыларының яртысы диярлек Яңа елга бүләккә акча, смартфон, смарт-сәгать яки чыбыксыз наушниклар алырга тели, шулай ук, песи, яраткан башкаручының концертына билет турында хыяллана. Бу хакта MAXIMUM Education мәгариф компаниясе үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре сөйли.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренүенчә, беренче урында – акча. Укучыларның 23 проценты Яңа елга акча алырга тели, 21 проценты гаджетлар турында хыяллана, ә респондентларның 15 проценты бүләк сыйфатында китаплар һәм канцелярия кирәк-яраклары алырга тели.

Шул ук вакытта укучыларның 12 проценты бүләккә – косметика, 9ы – кием-салым һәм аяк киеме, ә тагын 6 проценты төрле белем бирү курслары бүләк итүләрен тели.

Респондентларның 13 проценты үз вариантын сайлаган. Алар бүләккә  Карелиягә сәяхәт, мәче яисә эт, видеомонтаж курсы, спорт кирәк-яраклары һәм яраткан артистының концертына билет көтә.

 

Фото: gazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: