+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 декабрь 2021, 22:50

Кыш бабайны судка биргәннәр...

Президент Владимир Путин аның адвокаты булырга әзер булуын белдерде.

Кыш бабайны судка биргәннәр...
Кыш бабайны судка биргәннәр...

Бүген Русия Президенты Владимир Путинның  йомгаклау матбугат конференциясе үтте.

Дәүләт башлыгы Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Сораулар арасында җитди проблемаларга кагылышлылары гына түгел, кызыклылары да шактый күп булды.

Санкт-Петербургтагы юрист Бөек Устюгта яшәүче Кыш бабайны судка биргән. Ул 23 ел буена аның бер генә теләген дә үтәмәгән. Ә сезнең Кыш бабай белән мөнәсәбәтегез ничек? Матбугат конференциясендә Президентка шундый сорау да бирделәр.

— Мин дә юрист, Санкт-Петербургтан, менә шундый охшашлык. Юрист буларак, мин Кыш бабайның адвокаты була алам. Шуны әйтә алам: Кыш бабай тәртибе яхшы булган кызлар һәм малайларның гына теләкләрен үти. Бу кеше башта үзенең гамәлләрен бәяләсен.

Ә минем Кыш бабайга мөнәсәбәтем бик яхшы. Бүген сезнең алда утыруыма мин аңа һәм Русия халкына рәхмәтлемен. Кыш бабай бүләкләр генә таратып калмый, хыялларны да чынга ашыра, — диде Владимир Путин.

 

Фото:12-kanal.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: