+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 декабрь 2021, 09:55

Кинәт башланган суыклар кемнәр өчен зыянлы?

Табиблар, беренче салкыннар сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, дип кисәтә.

Кинәт башланган суыклар кемнәр өчен зыянлы?
Кинәт башланган суыклар кемнәр өчен зыянлы?

Салкын һава кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә дә мөмкин. Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя.

Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.

Көчле суыклар вакытында стенокардия һәм инфаркт куркынычы арта.

Табиблар беренче салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә. Организм әле өйрәнеп өлгермәгән була. Салкыннарны җиңел үткәрү өчен табиблар сөтле кайнар кофе эчәргә, шулай ук ит һәм банан күбрәк ашарга киңәш итә. Бу ризыклар ашказанында озаграк эшкәртелә. Суык көннәрдә итле шулпа ашау файдалы. Бу организмда май күләмен арттырырга, димәк, җылылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Фото: pxhere.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: