"Балаларга уенчыклар бүләк иттем, юлбарыс алдым, дөрес, кече улым аны чәйнәп бетерде инде. Кариночканы сюрприз көтә, әле Яңа ел җитмәде", - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе бүләкләр сайлауда аңа кайчак аның ярдәмчеләре булышуын билгеләп үтте. Республика Башлыгы өчен шәхси бүләк - йорттагы һәм гаиләдәге атмосфера.
“Минем өйдә әлеге кебек һәрвакыт тыныч, җылы, яхшы, барысы да исән-сау булсын. Бу иң мөһиме - Ходайга моның өчен рәхмәтлемен. Республика җитәкчесе буларак, мине көч-куәт ташламасын, башкарган эшләремә ышаныч булуын телим. Безнең Башкортстан халкы да Яңа елны тыныч, киләсе елны без барлык бәла-казалардан арынырбыз дигән өмет белән каршы алсын”, - диде Радий Хәбиров.
Фото:bashinform.ru