-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 декабрь 2021, 20:45

Иске елның соңгы көне суык булачакмы?

Синоптиклар төгәлрәк фаразларын җиткерде.

Иске елның соңгы көне суык булачакмы?
Иске елның соңгы көне суык булачакмы?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, кар-бураннардан соң, республикада шактый суыта.

28-30 декабрьдә төнлә һава температурасы -18,-23 градустан -22,-27 градуска кадәр, аязыткан вакытта -30,-35, көндез -15, -20 градустан -18, -23 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән бераз кар явачак.

Иске елның соңгы көнендә җылы һава агымы керү йогынтысында бераз җылыта.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Яңа ел төнендә республикада аномаль һава торышы көтелми. Һава температурасы -10,-15, урыны белән -20 градус салкын булачак. Уфада -11,-13 градус. Яңа елның беренче көнендә һава температурасы -6,-11, Уфада -8,-10 булуы көтелә. Бераз кар явачак, урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

 

Фото:gazeta.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: