Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында зур матбугат конференциясе үтте. Аның барышында Радий Хәбиров Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешенә бәйле сорауга да ачыклык кертте. Журналистларны әлеге мөһим объектны төзү нигә шулай озакка сузылуы кызыксындырды.
“Әйе, кешеләр аны көтә. Анда уникаль операцияләр ясалачак. Ул 2023 елда төзеләчәк, әгәр подрядчы сынатмаса, - диде Радий Хәбиров. - Ә кем гаепле? Аның төзелешенә аяк чалучылар моны үзләре белә. Мин аларга тәмугъта яначаксыз, дип әйттем. Төзелеш бер ел һәм дүрт ай элек башланырга тиеш иде. Һәм бу вакыт эчендә әлеге объектны алу өчен вазыйфалы затларны җәлеп итү өчен көрәш барды. Аллага шөкер, подрядчыларны ачыкладык һәм эшне башладык”, - диде Радий Хәбиров.