4 гыйнварда башкалада, “TERRA ZIMA” фестиваленең соңгы көнендә, Агыйдел елгасы яр буенда җигүле атлар парады узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар иң матур һәм үзенчәлекле итеп бизәлгән чанага конкурс үткәрәчәк. Гран-при – 100 000 сум.
Кунакларны бизәлгән чанада йөрү, тере музыка, баян астында җырлар һәм күңелле кәеф көтә. Шулай ук бу мәйданчыкта чаңгы биатлоны да узачак.
Ат-чана экипажларын теркәү: https://www.terra-zima.ru/events/vserossiyskiy-parad-konno-sannykh-ekipazhey.
Моннан тыш, “TERRA ZIMA” фестивале кысаларында "Кунаксарай" бинасында Кыш Бабай һәм Карсылу белән бизәлгән зона эшли.
Фото: smartik.ru