Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 гыйнвар 2022, 11:00

“Һәр йортка бәхет китерсен!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров православие динендәгеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады.

“Һәр йортка бәхет китерсен!”
“Һәр йортка бәхет китерсен!”

"Күп гасырлар дәвамында бу иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе бөтен дөньяда миллионлаган кешене берләштерә, дин тотучыларның тормышын мәхәббәт һәм игелек нуры белән яктырта. Ул мәрхәмәтлелеккә һәм үзара ярдәмгә өйрәтә, яхшылыкка өмет уята, кешеләрне рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Урыс Православие чиркәвенең Башкортстан митрополиясе, башка конфессияләр белән берлектә, җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеген, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итә, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өчен дөрес юнәлешләр бирә. Бу хезмәт тирән хөрмәткә лаек.

Раштуа бәйрәме һәр йортка бәхет китерсен, үзара аңлашуны һәм мәхәббәтне сакласын!

Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм изгелекләр телим! Бәйрәм белән!" - диелә төбәк җитәкчесенең котлавында.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: