+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 гыйнвар 2022, 11:00

“Омикрон” йоктыручылар артты...

Төбәктә янә авыручылар ачыкланган.

“Омикрон” йоктыручылар артты...
“Омикрон” йоктыручылар артты...

Башкортстанда яшәүчеләр арасында “омикрон” штаммы белән инфекцияләнүнең тагын өч очрагы расланган.

Бу хакта төбәк буенча “Роспотребнадзор” белгечләренең тикшеренүләренә сылтама белән республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Авыручыларның хәле канәгатьләнерлек. Бу кешеләр – Уфада яшәүчеләр, бер ай дәвамында илдән читкә чыгып китмәгәннәр, ягъни зарарлану төбәк эчендә булган”, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Алар белән контактта булган барлык затлар изоляциягә җибәрелде, тест үткәрелә.

Билгеле булуынча, “омикрон” штаммы тиз йогучанлыгы белән аерылып тора, ягъни инкубация чоры нибары 2-5 көн. Симптомнарның икенче көнгә яки бер тәүлектән соң ук барлыкка килү ихтималы бар.

 

Фото: ria.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: