Эретелгән сырны артык куллану сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин, дип белдерә табиб-диетолог Светлана Лазарева.
Сөт продуктында кальций, фосфор һәм кайбер витаминнар бар. Шул ук вакытта сыр фосфатларның бай чыганагы булып тора. Әлеге ризыкны артык куллану кальций үзләштерүгә комачаулый, бу сөякләргә җитди зыян китерә һәм рахит китереп чыгарырга мөмкин.
Балаларның эретелгән сырны куллануына аеруча игътибар итәргә кирәк, чөнки аларның скелеты формалаша гына. Кайбер очракларда бу ризыкны яратып ашау хәтта рахитка да китерергә мөмкин.
"Фосфатлар — паста хәлендәге текстураны бирү өчен өстәлгән матдәләр. Һәм фосфатлар бик зарарлы, бу расланган. Аерым алганда, алар кальций үзләштерүгә комачаулый”, —ди белгечләр.
Фото: laifhak.ru