+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 Май 2022, 16:15

Май уртасы яңгырлы булса....

Май аена сынамышлар белән танышыйк әле. Ә сез аларны сынап караганыгыз бармы, дуслар?

Май уртасы яңгырлы булса....
Май уртасы яңгырлы булса....

Бүген, 20 майда, кичкә табан салават күпере чыкса – аязга, иртән күренгән булса, яңгырлы көнгә. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.
21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.

22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.

23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер.

24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.

25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.

26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.

27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.

29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.

30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.

31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: