Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 Май 2022, 10:35

“Нур”ларның сөенече артты!

Коллектив гастрольләргә барлык уңайлыклары булган өр-яңа автобуста йөриячәк.

“Нур”ларның сөенече артты!
“Нур”ларның сөенече артты!

Уфа “Нур" татар дәүләт театры яңа автобуслы булды.  Коллектив яңа транспорт чарасында гастрольләргә чыгарга планлаштыра.

Автобус тулысынча заманча җиһазландырылган: кондиционер, телевизорлар, тахограф, ЭРА-ГЛОНАСС системасы, 52 анатомик, төрлечә көйләнелә торган пассажир утыргычы, өчнокталы хәвефсезлек каешлары, мобиль корылмаларны зарядлау мөмкинлеге, күчмә баскыч, ишекләрне автоматик рәвештә ачу системасы һәм башкалар бар.

Билгеле булуынча, республика Хөкүмәте һәм төбәк Мәдәният министрлыгы исеменнән бүләк – автобус алу өчен сертификат “Нур” татар дәүләт театры иҗат сезонының 30 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы чарада тапшырылган иде.

“Артистлар һәм хезмәткәрләр көнне яңа автобуста тантаналы сәфәрдән башлады һәм театр фонында истәлеккә фотога төште. Театр өчен бу зур һәм шатлыклы вакыйга. Автобус сатып алуга сертификат биргән өчен Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйковага тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләрен җиткерәбез”, - ди сөенечләре белән уртаклаша коллектив хезмәткәрләре.

Фото: Уфа “Нур" татар дәүләт театрының рәсми төркеменнән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: