+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 Май 2022, 12:35

Көнбагыш маен ничек сакларга?

Бу уңайдан белгеч файдалы киңәшләр бирә.

Көнбагыш маен ничек сакларга?
Көнбагыш маен ничек сакларга?

Нутрициолог Ольга Черемина көнбагыш маен суыткычта ничек сакларга кирәклеген аңлата.

Аның сүзләренә караганда, көнбагыш маен туңдырырга һәм температура еш үзгәрүчән урында тотарга ярамый, чөнки бу файдалы матдәләр югалуына китерә. Черемина көнбагыш маен газ плитәсеннән һәм батареядан ерак урнашкан ябык киштәдә сакларга киңәш итә.

"Көнбагыш маен +5тән +20 градуска кадәр температурада караңгы урында сакларга киңәш ителә, чөнки ачылган май яктылыкта файдалы матдәләрен югалта", — ди белгеч.

Черемина ачылган көнбагыш маен суыткычка да куярга мөмкин, дип ачыклап үтә. Бу очракта иң яхшысы түбәндәге киштәне сайлау, анда температура алты градустан артмый. Истә тотыгыз, майны туңдырырга һәм кояшта тотарга ярамый.

 

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: