+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 Май 2022, 10:20

Зебонисо, уйнарга чыгасыңмы?

Күрше-тирәгездән әнә шундый исем ишетеп, бер дә аптырамагыз. 

Зебонисо, уйнарга чыгасыңмы?
Зебонисо, уйнарга чыгасыңмы?

Республикада яшәүчеләр балаларына сирәк очрый торган исемнәрне дә сайлый.

Төбәкнең Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты быел Башкортстанда яңа туган балаларга кушылган гадәти булмаган исемнәрне атады. Шулай ук ведомствода әти-әниләрнең үз сабыйларына ешрак нинди исемнәр сайлаулары турында да сөйләделәр.

Яңа туган малайлар арасында иң популяр исемнәргә килгәндә, әти-әниләр Алан, Александр, Артем, Богдан, Григорий, Дмитрий, Егор, Иван, Искәндәр, Кәрим һәм Лев кебек исемнәр кушалар. Кызларга ешрак Алисә, Арина, Варвара, Дарина, Ева, Камилла, Злата, Мәдинә, Полина, Марина, Софья, Татьяна, Ульяна, Эмилия һәм Ясминә дип исем бирәләр.

Сирәк очрый торган исемнәрдән ир балаларга Август, Адам, Баграт, Гаспар, Генри, Даир, Еремей, Зебонисо, Камилл, Лиам дигән исемнәр сайлаучылар бар. Кызларга исә Авигей, Брианна, Валерия, Гаян, Дориан, Жанель, Забава, Иван, Камалия кебек сирәк исемнәр сайлаганнар.

 

Фото:fotokonkurs.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: