Русиядә яңа бренд астында эшли башлаячак “Макдоналдс”та гадәти меню сакланачак. Мондый мәгълүматны бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерде, дип хәбәр итә “ТАСС”.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, яңа хуҗа коллективны, тиз туклану нокталары челтәрен һәм менюны саклап калачак, ә шәһәр хакимияте рестораннар эшен яңартуны хуплаячак.
Собянин искә төшерүенчә, челтәрдә кулланыла торган азык-төлекнең күбесе — 95-98 процент тирәсе —Русиядә ил технологияләре буенча җитештерелгән.
Май урталарында "Макдоналдс" Русиядән китүе турында игълан иткән иде. 19 майда компания үзенең Русия бизнесына сатып алучыны табуы билгеле булды. Ул Новокузнецк эшкуары Александр Говор булып чыкты. Килешү төзүне тәмамлау өчен контрольлек итүче органнарның рөхсәте кирәклеге мәгълүм, тик аның бәясе күрсәтелми.
Фото: wallpapertag.com