+11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 Май 2022, 22:05

Кемнәргә окрошка ашарга ярамый?

Жәй көннәрендә бу салкын аш аеруча еш әзерләнә.

Кемнәргә окрошка ашарга ярамый?
Кемнәргә окрошка ашарга ярамый?

 “Роспотребнадзор” ашказаны җәрәхәте, үт куыгында таш булган очракта һәм шикәр диабеты белән авыру кешеләргә окрошка ашарга киңәш итми, дип хәбәр итә "Комсомольская правда" радиостанциясе.

Белгечләр сүзләренә караганда, куас һәм кефир ашказаны җәрәхәтен һәм үт куыгында таш булган очракта авыруны кискенләштерергә мөмкин. Куаста шикәрнең күп булуы да билгеле.

Шул ук вакытта окрошканы файдалы ризыкларга да кертеп була, чөнки анда булган редис һәм кыяр витаминнарга, йомырка – аксымнарга бай, кефир ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Диетологлар белдерүенчә, яшел петрушка, суган, шпинат, кресс-салат һәм башка аш тәмләткечләр А, В, К витаминнары һәм аскорбин кислотасына бай, шуңа барысына да ашарга тәкъдим ителә. Ә менә аллергия белән җәфаланучыларга яшел тәмләткечләр зыян китерергә мөмкин.

 

Фото: syl.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: