+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
30 Май 2022, 10:25

Бүген бәхәскә кермәгез...

Кояш белән бергә туган яңа Айның көчле йогынтысы кешеләрнең кәефендә аеруча нык сизеләчәк.

Бүген бәхәскә кермәгез...
Бүген бәхәскә кермәгез...

Язның соңгы ае мөһим астрологик вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе бүген, 30 майда, булачак, дип билгели астрологлар. Бүген яңа туган Ай сихри көчкә ия. Аны Кара Ай дип йөртәләр.  Яңа туган Айның көчле энергетик агымы планетада булган барлык тереклеккә йогынты ясарга сәләтле. Бигрәк тә кешеләр тормышына тәэсир итә, кайбер үзгәрешләр кертүе ихтимал.

Беренчедән, бу көн дәвамында мөһим, хәлиткеч мәсьәләләргә алынмагыз, сабыр булыгыз.  Иң яхшысы – көнне вак-төяк эшләргә багышлау. Икенчедән, ай туу кешеләрнең кәефенә йогынты ясый, чөнки бүген кешеләр аеруча импульсив булачак. Шуңа да конфликтка кермәгез, андый хәлләрдән читләшергә тырышыгыз.

 

Фото:russianteleweek.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: