+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 июнь 2022, 15:35

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?

Табиб-диетолог киңәшенә игътибар итегез.

Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?
Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?

Безнең бакчаларда җиләкләр әле ап-ак чәчәктә генә утырса да, җылы яктан китергән эре кызыл җиләкләрне базарларда, кибетләрдә күптән саталар инде. Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы һәм аны күпме ашарга мөмкин? Бу сорауларга табиб-диетолог, нутрициолог Евгений Арзамасцев җавап бирә.

Табиб сүзләренә караганда, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.

Диетолог бер көн эчендә 100-120 грамм җиләк ашарга киңәш итә. Мондый порция сәламәтлек өчен җитәрлек булачак, дип билгели белгеч.

Ул җәйге җиләкнең күп кенә файдалы үзенчәлекләргә ия булуын әйтте. Анда шикәр һәм калориясе аз, шуңа күрә аны диетада утыручыларга да рационга кертергә мөмкин.

Моннан тыш, бакча җиләге C витаминына бай, бу иммунитет һәм организмның тонусын саклау өчен файдалы. Шулай ук ул тире, тырнаклар һәм чәчләрнең сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясый, чөнки анда кремний күп.

Әмма бакча җиләге иң көчле аллерген булып тора, дип ассызыклый нутрициолог. Хәтта аллергиядән беркайчан да җәфа чикмәгән кешеләрдә дә аңа реакция барлыкка килергә мөмкин.

 

Фото: klublady.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: