+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 июнь 2022, 16:15

Музейга килгән малайга коткаручылар чакыртканнар...

8 яшьлек балага нәрсә булган?

Музейга килгән малайга коткаручылар чакыртканнар...
Музейга килгән малайга коткаручылар чакыртканнар...

Кумертау шәһәре музеенда экскурсиягә килгән бала белән көтелмәгән хәл килеп чыккан. Аңа хәтта коткаручылар ярдәме кирәк булган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сигез яшьлек малай бармагын креслодагы стакан куя торган урынның аскы ягына тыккан.

“Баланың бармагы кысылып калган. Коткаручылар корал ярдәмендә аны чыгарган. Шунысын әйтергә кирәк, мондый очраклар еш була”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: