Туңдырма җитештерүчеләр еш кына бәя һәм сыйфат күрсәткечләре арасында алтын урталыкны таба алмый. Шуңа күрә кайбер десертлар әзерләүдә табигый түгел, ә химик ингредиентлар кулланыла, дип кисәтә диетолог Ольга Перевалова.
Белгеч сүзләренә караганда, тулысынча табигый продукт кыйммәт торачак. Бәяне киметү өчен тәм-том җитештерүчеләр хәйләгә бара. Кайберәүләр сөт майларын үсемлек майларына алмаштыра, озак саклансын өчен тәм көчәйткечләре һәм буягычлар өсти, дип яза "Sputnik".
"Җәй көне туңдырма — яратып ашый торган ризык, шуңа күрә табигый сөт продуктларыннан эшләнгән туңдырманы махсус эзләргә кирәк. Вариант буларак, туңдырылган җиләк-җимеш суты нигезендә ясалган бозлы туңдырма сатып алырга була. Болар икесе дә сөт һәм майларны алмаштыручы теләсә нинди майлардан әзерләнгән туңдырмадан яхшырак булачак", — дип билгеләп үтә Перевалова.
Тик эссе көннәрдә туңдырманы артык күп ашарга ярамый. Мондый салкын десертны чамадан тыш куллану, кешедә фарингит яки тамак ялкынсынуы китереп чыгарырга мөмкин.
Фото: pxhere.com