Русиядә 2025 елдан башлап бер тапкыр кулланыла торган пластик савытлардан, мамык таякчыклардан һәм башка эшкәртелми торган товарлардан баш тартачаклар. Бу хакта Русия Вице-премьеры Виктория Абрамченко Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында ТАСС агентлыгына интервьюсында сөйләде.
“Без җаваплылыкны товар җитештерүчегә түгел, ә савыт-саба җитештерүчедә булырга тиеш дигән карарга килдек. Товар җитештерүчеләр – 4 миллионга, ә төргәк җитештерүчеләр саны 4 меңгә якын, - дип аңлатты Абрамченко. — Хәзер төп норманың үз көченә керүе турында закон проекты – төргәкләрне утильләштерү нормативы 100 процент булачак, бу – 2025 ел".
Виктория Абрамченко эшкәртеп булмый торган товарлар, мәсәлән, сут эчә торган пластик торбачыклар кебек продукцияне экологик яктан тагын да яхшырагы алмаштырачагын билгеләп үтте.
Вице-премьер сүзләренчә, бер тапкыр кулланыла торган савытларны, яисә эшкәртелми торган товарларны бетерү аерым график буенча дәвам итәчәк. Мондый товарлардан лаеклы алмаш барлыкка килүгә карап баш тартачаклар.
Фото:i3vestno.ru