Аллергияне мамык үзе түгел, ә серкә китереп чыгара. Ә мамык бик нык очса, сулыш юлларына зыян китерә.
Аллерголог-иммунолог Диниил Щепеляев белдерүенчә, мондый аллергияне дәвалау өчен стандарт ысуллар кулланырга - антигистамин препаратлар эчәргә кирәк. Бу хакта RT хәбәр итә.
Моннан тыш, сулыш юлларын саклау өчен битлек киеп йөрергә була, мамык актив очкан чорда урамга азрак чыгарга, ә аллергия сезоны беткәч, аллерген-специфик иммунотерапиягә күчәргә мөмкин.
Серкәләнү чоры тәмамлануга килгәндә, монда күп нәрсә әйләнә-тирә мохиткә бәйле, дип билгеләп үтте иммунолог.
“Әгәр җылы һәм коры һава торышы булса, мамык озак очачак, яңгырлар явып торса, җиңелрәк булачак”, - диде ул.
Фото: shkolazhizni.ru