Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 июнь 2022, 15:55

Алтынчысы – Башкортстанда!

Донбасстан килгән гаиләдә баһадир малай туды.

Алтынчысы – Башкортстанда!
Алтынчысы – Башкортстанда!

Башкортстанда Донбасстан мәҗбүри күченүче бер гаиләдә алтынчы бала туган. Олеся Иванова һәм Геннадий Куренкиннарның уллары дөньяга килгән. Сабыйның буе – 58 сантиметр, авырлыгы 4 440 грамм. Әти-әнисе малайга Владислав дип исем биргән.

Шушы көннәрдә әнисен һәм яңа туган бәләкәчне бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгарганнар. Күпбалалы гаиләне һәм аларның яңа туган улын котларга Киров районының Гаилә хезмәте хезмәткәрләре дә килгән.

Күпбалалы гаилә Башкортстанга агымдагы елның язында Украинадан килгән һәм “Связист” профилакторие базасындагы вакытлыча урнаштыру пунктында яши.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: