+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 июнь 2022, 15:40

Алинә Заһитова көрәшкә чыга...

Ул танылган боксчы белән бер мәйданда көч сынашачак.

Алинә Заһитова көрәшкә чыга...
Алинә Заһитова көрәшкә чыга...

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 25 июньдә Олимпия чемпионы Альберт Батыргазиевка каршы бокс буенча күрсәтмә көрәш уздырачак. Бу хакта чараны оештыручылар “ТАСС” хәбәр иткән.

Көрәш Мәскәү спорты көнендә мастер-класс кысаларында “Лужники”да узачак.

“Алинә Заһитова 25 июнь көнне бокс буенча Альберт Батыргазиевка каршы күрсәтмә көрәш уздырачак. Бу хәтта күрсәтмә көрәш тә түгел, ә спарринг. Ул мастер-класс кысаларында узачак", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Алинәгә 20 яшь, ул 2018 елгы Олимпиада, 2019 елгы дөнья чемпионаты һәм 2018 елгы Европа чемпионаты җиңүчесе.

Альбертка 23 яшь. Ул инде Халыкара бокс федерациясе (IBF) интерконтиненталь чемпионы, Евразия бокс парламенты чемпионы (EPB), Бөтендөнья бокс ассоциациясе (WBA) версиясе буенча Азия чемпионы һәм Бөтендөнья бокс оешмасы версиясе буенча Европа чемпионы (WBO) титулларына ия спортчы. Батыргазиев — Токиодагы Олимпия чемпионы һәм дүрт тапкыр Русия чемпионы.

 

 

Фото: sport-express.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: