+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 июнь 2022, 09:40

Туу турындагы таныклыкны күрсәтү дә җитә

Җиде яшькә кадәрге балалар хәзер электричкаларда бушлай йөри ала.

Туу турындагы таныклыкны күрсәтү дә җитә
Туу турындагы таныклыкны күрсәтү дә җитә

Җиде яшькә кадәрге балалар өчен шәһәр яны электр поездларында йөрү бушлай булачак, тиешле закон 22 июньнән үз көченә керә. Федераль норма барлык төбәкләрдә дә эшли, дип хәбәр итте Русия Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Ташламаны алу өчен баланың туу турындагы таныклыгын күрсәтергә кирәк.

Володин билгеләвенчә, закон кабул ителгәнче Русиянең 48 субъектында гына биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен өлешчә түләү каралган иде. Аларга гамәлдәге тарифның 50 процентыннан 75 процентына кадәр ташлама бирелгән.

Җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда бушлай йөртү турындагы документны элегрәк Русия Президенты Владимир Путин имзалады.

 

Фото:rg.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: