+26 °С
Болытлы
Көзен Башкортстанга коронавирусның яңа дулкыны киләчәк, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин “Business FM”га интервьюсында.
"Эпидемиологик хәл яхшыруга карамастан, без авыруның яңа дулкынына әзерләнәбез. Бу, беренче чиратта, грипп һәм ОРВИның сезонлы артуы белән бәйле", — дип белдерде Айрат Рәхмәтуллин.
Министр әйтүенчә, соңгы айда авыручылар саны 30 процентка кимегән. Башкортстан икенче атна рәттән Русиядә халыкны вакциналаштыру һәм ревакцинацияләү темплары буенча өченче урында тора.
Фото:iz.ru