+18 °С
Болытлы
Әниләр арасында духовкада тәмле ризыклар әзерләргә яратучылар күп булуын беләбез. Мичтә томалап пешерелгән ризык файдалы да, тәмле дә була шул. Ит-балыкны, яшелчәләрне болай әзерләгәндә, бигрәк тә фольга ярдәмгә килә.
Фольганың бер ягы – ялтыравык, икенче ягы тонык. Ризыкны кайсы ягына салырга соң?
Тонык ягы җылыны уздыра, ә ялтыравыгы чагылдыра. Шуңа да духовкада әзерләгәндә, ризыкны ялтыравык ягына салырга кирәк. Тонык ягы аша җылылык үтеп керә һәм чыгып китә алмый. Болай балык һәм ит тизрәк, сусылрак та булып пешәчәк.
Фото: delovkusa.ru