Сочида диңгез яры буенда коткару түгәрәгендә йөзгән сабыйны көчле дулкын диңгезгә алып киткән. Баланы чак коткарып калганнар. Бу хакта “Известия” басмасы яза.
Шаһитлар сүзләренә караганда, бала әтисе белән яр буенда уйнаган. Бер мизгелдә түгәрәктә йөзүче сабыйны дулкын ачык диңгезгә алып китә башлаган.
Баланың куркып елавын коткаручы ишетеп калган. Ул, малайның әтисе белән бергә, баланы диңгездән чыгарган. Бәхеткә, сабый белән барысы да яхшы, ул бу бәладән курку белән генә котылган.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 12 июнь көнне Кырымда көчле дулкын кабартылган матраста йөзүче ике баланы ачык диңгезгә алып китә. Кызганычка каршы, матрас каплана һәм балалар су төбенә китә. Соңыннан аларның гәүдәләрен водолазлар табып ала.
Диңгез буйларына балалар белән ялга җыенучылар игътибарлы һәм сак булсыннар иде. Ялларыгыз хәвефсез, матур үтсен, дуслар.
Фото: iz.ru