Илеш районының Иләкшиде авылында туып үскән данлыклы очучы Бөек Ватан сугышы елларында күп фронтларда сугыша. 250 хәрби очыш ясый һәм батырлыгы өчен аңа ике Алтын йолдыз тапшырыла. Сугыштан соң тагын егерме ел Кораллы Көчләр сафында кала, авиациядә хезмәт итә. 12 ел ДОСААФның республика комитетын җитәкли.
Муса Гайса улы сугышта очраткан гомерлек мәхәббәте Галина Александровна белән ике ул тәрбияләп үстерә. Бүген Муса Гәрәевнең биш оныгы һәм алты туруны картәтиләренең якты истәлеген саклап яши.
Кичә Муса Гәрәевның туган ягында – Илеш районында аның тууына 100 ел уңаеннан тантаналы чаралар узды. Югары Яркәйдә реконструкциядән соң музей һәм аның территориясендә һәйкәл ачылды. Районның Хәйрия фонды чараларына булдырылган һәйкәлнең авторы - Магнитогорск шәһәре скульпторы Сергей Елкин.
Аннары Муса Гәрәеның балачагы үткән Таш-Чишмә авылында сабантуй узды. Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев, Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин һәм башкалар катнашты. Муса Гәрәевның улы Евгений Гәрәев, килене, оныклары, туганнары катнашуы да әлеге чарага мәртәбә өстәде.
Фото: Илеш районы хакимияте сайтыннан