+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 июль , 13:10

Кояш сугудан ничек сакланырга?

Андый очракта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Табиб киңәшләренә колак салыгыз.

Кояш сугудан ничек сакланырга?
Кояш сугудан ничек сакланырга?

Башкортстанда эссе һава торышы урнашты. Кызу һава торышы, кеше нинди генә яшьтә булуга карамастан, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Кояш яки җылы сугу  - бу чорда иң еш очрый торган авыруларның берсе. 

Җылы сугу  - артык эссе һәм бөркү һавада нәтиҗәсендә организмның хәлсезләнүе. Гадәттә мондый очракта баш авырта, организм көчсезләнә, йөз агара, хәл бетә.

Кояш сугу исә кояш нурларының һәм артык эссе температураның кеше организмына, аеруча аның бер өлешенә (мәсәлән башка) тәэсире. Монда  баш мие һәм кан йөреше системасы зарарлана. Төп билгеләре -  баш авырту, хәлсезләнү, кайчак борыннан кан китү, температура күтәрелү, кан басымының күтәрелүе һәм йөрәк тибешенең көчәюе. Кояш сугу – кеше организмы өчен бик куркыныч.

Кояш һәм җылы суккан кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Беренчедән, авыруны туры кояш нурларыннан ышык урынга күчереп утыртырга яисә яткырырга кирәк.  Икечедән, су эчерү һәм температурасын төшерү мөһим. Аннары – ашыгыч ярдәм машинасын чакырту яисә үзегезгә авыруны дәваханәгә илтү. Истә тотыгыз, кояш яисә җылы суккан очракларда беренче ярдәм бик тиз күрсәтелергә тиеш.

Табиблар кояш яисә җылы сукмасын өчен түбәндәге киңәшләрне бирә.

– Көндез кояш нурлары аеруча актив вакытта урамда йөрмәскә киңәш ителә (11:00 - 17:00).

– Су эчегез. Суны тигез пропорцияләрдә көн дәвамында эчәргә кирәк. Аны хәтта чәй, кофе, баллы эчемлекләр урынына эчәргә киңәш итәләр.

– Әзрәк ашарга тырышыгыз. Артык тозлы, кыздырылган, яисә майлы ризыклардан тыелыгыз.

– Кондицонерлар, вентиляторлар астында артык күп утырмагыз. Беренчедән, салкын тияргә мөмкин. Икечедән, температураның кинәт үзгәрүе организм өчен көчле стресс, бу исә җылы сугу куркынычын тагын да арта.

– Башыгызга киеп йөрегез, чөнки кояш нурлары башка аеруча нык тәэсир ясый.

– Актив спорт белән шөгыльләнүне көннең кызу вакытына планлаштырмагыз.

– Мөмкинлегегез булса, көненә берничә мәртәбә салкынча душ керегез.

 

Фото:kubnews.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в