+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 июль , 14:55

Шул гына җитмәгән иде...

Русиядә маймыл чәчәк авыруының беренче очрагы теркәлде.

Шул гына җитмәгән иде...
Шул гына җитмәгән иде...

Маймыл чәчәк авыруының беренче очрагы Санкт-Петербургта теркәлгән. Авыру Европа илләре буенча сәяхәттән кайткан яшь кешедә ачыкланган, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор” матбугат хезмәте.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, пациент медицина учреждениесенә тәненә чыккан тимгелләр белән мөрәҗәгать иткән.

“Пацент изоляцияләнгән һәм медицина оешмасына урнаштырылган. Авыру җиңел формада уза. Пациентның гомеренә куркыныч янамый. Аның белән тыгыз элемтәдә булган барлык кешеләр медицина күзәтүе астында. Диагноз расланган очракта аларга бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Вакытында башланган тикшеренү инфекциянең алга таба таралу мөмкинлеген чикләде. Әлеге очрак “Роспотребнадзор”ның катгый контролендә", - диелә хәбәрдә.

Билгеле булганча, пациентта маймыл чәчәге авыруын “Вектор” үзәге тест-системасы ярдәмендә ачыклаганнар.

 

Фото: inform.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в