+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 июль , 11:45

Суга бата язган...

14 яшьлек малайның гомерен коткаручылар саклап калган.

Суга бата язган...
Суга бата язган...

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада эссе һава торышы урнашу белән судагы һәлакәт очраклары ешайды.

"Ял көннәрендә чакыруларны эшкәртү үзәгенә Кумертауда җиһазландырылган пляжда бала батуы турында шалтырату килде. Бәхеткә, 14 яшьлек малайны коткарып кала алганнар. Ул Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары тарафыннан ярга чыгарылган”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода һәм суда гади кагыйдәләр турында искәртәләр:

* рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга була;

* таныш булмаган урыннарда суга чумарга ярамый, су төбендә су бүрәнәләр, ташлар булырга мөмкин;

* суүсемнәр яки ләм булган урыннарда да коенмагыз;

* ярдан ерак йөзеп кермәгез, бу хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә куркыныч;

*исерек килеш су коенмагыз;

*сулыклар янында да балаларны караучысыз калдырмагыз.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в