+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 июль , 11:00

Уфа урамнарында гортензияләр чәчәк атты

Ләкин алар “озын куллы”ларга һич тынгы бирми.

Уфа урамнарында гортензияләр чәчәк атты
Уфа урамнарында гортензияләр чәчәк атты

Уфа урамнарында гортензияләр чәчәк ата башлады. Бу хакта үзенең телеграмма-каналында башкала мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итә.

“Безнең гортензияләрнең беренче чәчәк атуы. Берьеллык чәчәкләр урынына күпьеллыкларны утырту турында күп тапкырлар әйтелде. Алга таба тагын да күбрәк һәм матуррак булачагына ышанам. Иң мөһиме — сакларга!” — дип яза сити-менеджер.

Элегрәк Уфа мэриясендә җәмәгать урыннарында утыртылган чәчәк үсентеләрен урлаучыларга зарланганнар иде. Шәһәр хакимияте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сезон башыннан бирле республика башкаласында 2 612 төп гортензия утыртылган. 120дән артык үсенте билгесез кешеләр тарафыннан урланган да инде.

 

 

Фото:соцсети Ратмира Мавлиева

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в