+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 июль , 11:00

“Кыз” карбыз баллырак, диләр...

Аның тәмлесен ничек сайларга?

“Кыз” карбыз баллырак, диләр...
“Кыз” карбыз баллырак, диләр...

Карбыз сезоны августта гына башланса да, хәзердән үк ашый башлаучылар да юк түгел. Карбызның тәмлесен ничек сайларга? Сатып алганда ничек алданмаска? Түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер.

* Беренчедән, юл буенда сатылучы, җирдә ятучы карбызны алмавың хәерле.

* Икенчедән, кайдан гына сатып алсагыз да, бөтен килеш алырга тырышыгыз.

* Шакып караганда яңгырап торса, җимеш өлгергән, дигән сүз. Тонык тавыш килсә, өлгермәгән яисә бозыла башлаган булуы ихтимал.

* Карбыз тәмле булсын, дисәгез, уртача зурлыктагысын сайлагыз. Аларның авырлыгы, гадәттә, 5 – 7 килограмм була. Карбыз зур булган саен тәмле була дигән сүз түгел.

* Карбызларның да кызы-малае бар. Малай-карбыз – зуррак, койрыклары да озынчарак була. Кыз-карбыз кечерәк, шарсыман. Монысы аеруча баллы, тәмле санала.

* Карбызның коры, сары койрыклары җимешнең өлгереп җитүен аңлата. Яшел булса, карбыз әле өлгереп бетмәгән.

* Карбызның җиргә тиеп торган өлешендәге табы ачык сары яки кызгылт-сары төстә булырга тиеш.

* Сатучыдан карбызны үстергән оешманың сертификатын һәм карбызның сыйфаты турында таныклык таләп итә аласыз!

 

Фото: tvernews.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в