+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 июль , 10:35

Covid-19 белән авыручылар саны арта...

Соңгы күрсәткечләр бу елның май аендагы иң югары күрсәткечкә якынлашкан.

Covid-19 белән авыручылар саны арта...
Covid-19 белән авыручылар саны арта...

Русиядә узган җиде көндә коронавирус белән авыручылар саны бер атна элек булган күрсәткечтән 25 процентка арткан. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына сылтама белән “ТАСС” агентлыгы хәбәр итә.

Билгеле булуынча, 11 июльдән 17 июльгә кадәр Русиядә 28 085 кеше коронавирус йоктырган. 4 июльдән 10 июльгә кадәр – 22 452 кеше. Соңгы күрсәткечләр бу елның май аендагы иң югары күрсәткечкә якынлашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илдә авыручылар саны өченче атна рәттән арта бара.

Covid-19 таралу коэффициенты хәзер 1,34 дәрәҗәсендә саклана. Бу күрсәткеч февраль башыннан бирле иң зур сан.

Шулай ук вируслы кешеләрне дәваханәгә салу очраклары 5 процентка диярлек артты: 7629 очрактан 8003 очракка кадәр, үлүчеләр саны кими.

 

Фото: pnp.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в