+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 июль , 15:40

Кыяр нигә әче?

Быел кайбер бакчачылар бу яшелчәнең әчелегенә зарлана.

Кыяр нигә әче?
Кыяр нигә әче?

Кыярдагы әче тәм яшелчәнең кабыгында кукурбитацин дигән матдәнең туплануы аркасында барлыкка килә. Еш кына мондый күренешкә һава шартлары сәбәпче.

Кыяр – җылылык яратучы үсемлек, шуңа күрә һава температурасы +20 градуска кадәр җылынганда гына ул актив үсә башлый. Кыяр үскән вакытта салкын һава торышы булса, аның үсеше тоткарлана, яшелчә җәйге җылылык килгәч кенә чәчәк ата башлый. Үсешнең болай тоткарлануы аның уңышына тәэсир итә. Нәтиҗәдә, әче тәм һәм эчендә бушлык барлыкка килә.

Җәйге яңгырлы көннәрнең озакка китүе дә кукурбитацинның артуына китерә. Кыярның әче булуы дым җитмәүдән, артык якты кояш һәм +30 градус эсселектән дә булырга мөмкин. Мондый очракта яшелчәнең яфраклары тиз саргая.

Тәҗрибәле бакчачылар белдерүенчә, кыярны артык куе утырту, бигрәк тә теплицада, вакытында туфрагын йомшартмау шулай ук аның үсешенә, тәменә начар йогынты ясый.

Шуны да онытмаска кирәк: кыяр салкын су яратмый. Аңа бары тик җылы су гына сибәргә кирәк. 

 

Фото:teplicakirov.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в