+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 июль , 11:45

Путин пособиесен 125 мең бала алачак

Моның өчен республикада 3 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

Путин пособиесен 125 мең бала алачак
Путин пособиесен 125 мең бала алачак

Башкортстанда 8-17 яшьлек балаларга Путин пособиеләрен түләүгә 3 миллиард сумнан артык акча бүленгән, дип хәбәр иттеләр төбәк буенча Пенсия фонды бүлегендә.

“Безнең республикада Русия Президенты йөкләмәсе буенча керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен яңа түләү 8-17 яшьлек 125 мең бала билгеләнде", — дип белдерде Башкортстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Фоат Хантимеров.

Кагыйдәләр буенча, акчалата түләү өчен гаризалар 10 көн эчендә карала. Гариза кире кагылган очракта гаилә тиешле белдерү кәгазен карар чыгарганнан соң бер эш көне эчендә ала. Түләү хупланган очракта, акчалар исәпкә биш эш көне эчендә күчәчәк.

Түләү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Пенсия фонды һәм Күпфункцияле үзәкләрнең клиент офисларында бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге аз керемле гаиләләр өчен яңа түләүләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре Пенсия фонды тарафыннан тизләтелгән тәртиптә карала. Уртача вакыт – биш эш көне.

“Гражданнарның яңа пособие буенча һәр мөрәҗәгате шәхси тәртиптә карала, – дип ассызыкладылар Пенсия фонды бүлегендә. – Фонд белгечләре һәр очракны җентекләп тикшерә. Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, Пенсия фонды мөрәҗәгать иткәннән соң өч эш көне эчендә түләү билгеләү турындагы карарны яңадан караячак һәм бу хакта Дәүләт хезмәтләре порталында яки телефон аша гаиләгә хәбәр итәчәк.

Сорауларыгыз булса, түбәндәге ысуллар белән Русия Пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Башкортстандагы контакт-үзәк номеры буенча: 8 (800) 600-02-21

Русия Пенсия фондының бердәм контакт үзәге номеры буенча: 8 (800) 600-00-00

Пенсия фондының Башкортстан Республикасындагы клиентлар хезмәтләренә - адреслар һәм бәйләнештәр монда: https://pfr.gov.ru/branches/bashkortostan/info/~0/7032

 Фото: alaniatv.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в